Зәй шәһәренең игелекле кешесе шәхси, эшмәкәр Әхмәтҗанов Риф Газизҗан улының кылган яхшылыклары турында еш ишетәбез. Ул өлкәннәргә ярдәм итеп, күңелен күрергә тырыша торган олы йөрәкле кеше. Бүгенге катлаулы чорда ул тагын бер үзенчәлекле тәгъдим белән Зәй муниципаль районы социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итте. Апрель аенда туган көннәрен билгеләп үтүче “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләрдән кулланучылары бу көннәрдә чәчәк бәйләмнәре аша котлаулар кабул итәләр.
Олы кешенең үзенә булган чак кына кайгырту-игътибардан да кәефе күтәрелә, яшәү дәрте арта.
Өлкән буын кешесенә күп кирәкми шул инде, аның аз гына игътибардан да күңеле була. Һәммәсе Риф Әхмәтҗановка чын күңеленнән зур рәхмәтләрен изге теләкләрен юллый.