Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында патриотик тәрбия бирү кысаларында приютта тәрбияләнүчеләр белән «Җиңү Салюты» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Рәсемнәрдә балалар сугыш елларының тарихи вакыйгаларына, Җиңү бәйрәменә үз карашларын чагылдырдылар. Һәр эш зур мәхәббәт белән башкарылган һәм үзендә җылылык һәм игелек алып килә.
.jpg)