Шәхси эшмәкәр мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтә

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

     Мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлануны һәм үз-үзеңне изоляцияләү белән килеп туган кыенлыкларны исәпкә алып, Балтач районы шәхси эшмәкәрләре мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү инициативасы белән чыга.     

     Әйтик, Венера Җәләева 30 азык-төлек пакеты әзерләгән, аларны «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре таратканар.  

    Венера Зиннуровнага ярдәм алучылар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерәсебез килә. #БЕРГӘ, #ЯЗГЫИГЕЛЕКАТНАСЫ, #ӨЙДӘУТЫРАБЫЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International