Социаль педагог Ольга Лукашова “Ачык дөнья” клубы инвалидлыгы булган балалар өчен “Радуга” Бөгелмә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә Whats App мобиль кушымтасы аша видеоэлемтә кулланып, “Музыкаль карусель” дигән күзәтү үткәрде.
2020 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСындагы һәлакәткә 34 ел тулды. Бу көнне Чернобыль атом электростанциясендә станциянең 4 нче энергоблогын тулысынча җимергән куркыныч көч шартлау булды. Дөньяда иң зур техноген атом-төш катастрофасы булган. Атмосферага 200 тоннага якын радиоактив матдә чыгарылган.
Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында рәсемнәр буяу буенча «Без булдырабыз! » дип аталган шәхси шөгыль.
Яңа Чишмә интернат-йорты 27 апрельдән изоляциядә тора. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар хәзер өстәмә ярдәмгә мохтаҗ. Өлкән кешеләргә эмоциональ аралашу бик кирәк. Мартның беренче яртысында ук интернат карантинга ябылды, монда торучылар беркая да чыкмадылар һәм волонтерлар килүе дә туктатылды. Шуңа күрә социаль хезмәт алучылар белән янәшә торучы белгечләр һәр кешегә уңайлы шартлар тудырырга тырышалар. Бу-шәхси ял – ягъни һәр кеше белән хезмәт терапиясе, арт – терапия, әңгәмә, җырлар тыңлау, хатирәләр яңарту, фильмнар, кызыклы тапшырулар карау, телефон һәм видеоэлемтә аша туганнары белән аралашу, территориядә саф һавада йөрү, тренажерларда шөгылләнү һ. б. алып барыла.
Баулы муниципаль районының «Яшьләр доньясы» яшьләр үзәге хезмәткәрләре традиция буенча Баулы интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәрен-Җәләев И. Х., Валеева Д. А., Макарова А. А. котладылар..
Бүген, 24 апрельдә, “Бердәм Россия” партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе хәйриячеләре “Юлдаш” Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләренә азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.
Җиңүнең юбилей елында «Безнең кадерле ветеран» акциясе кысаларында интернат-йорт хезмәткәрләре иганәчеләр акчасына һәр ветеран өчен шәхси фотокитаплар булдырдылар.
Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль педагог Әлфия Хөснетдинова үткәргән «Әни+бәби» клубы балалары һәм әниләре өчен «Бер тамчы, ике тамчы» дигән онлайн дәрес нәкъ менә суга, төгәлрәге, тамчыларга багышланган иде.
2020елнын 26 апрель конне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында , балаларның язучылар турында белемнэрен арттыру максатыннан тэрбияче Әскәрова М.С җитэкчелегендэ ”Тукай дөньясына сәяхәт” исемле чара үткәрелде.
Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе» белгечләре Инстаграмм социаль челтәрендә “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” дип исемләнгән акция игълан иттеләр.