27 апрельдән Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карантин-изоляциягә ябыла. 30 хезмәткәрнең 12се социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән бер айга интернат эчендә кала. Хезмәткәрләр үзләренең һәм башка вазыйфаи бурычларын башкарачаклар. Килеп туган хәл уңаеннан районның шәхси эшмәкәрләре хәйрия ярдәме күрсәттеләр: шәхси эшмәкәрләр - Карпов А. М. – яшелчә, Таһирова Г. С. – кондитер әйберләре, Черняева Т. А. – ярмалар, чәй, кондитер әйберләре, Арбузова Л. А.– ит, Гайнуллина Г. Г. – яшелчә, ит, җиләк-җимеш, Панфилова н.П. – яшелчәләр, ярмалар, юу чаралары, Гулькова Л. - юу чаралары, Сәетов Д. О. – кипкән җиләк – җимеш, кондитер әйберләре, Якупова з. Р. – косметик чаралар, Курмаев Ф. С. –ком, он, Даутов А. – ит, кондитер әйберләре, Башкарма комитет-кондитер әйберләре. Интернат хезмәткәрләре күрсәткән ярдәмнәре өчен барысына да зур рәхмәт белдерәләр.