Яңа коронавируслы инфекция таралуны булдырмау максатларында кертелгән чикләүләр гамәлендә Түбән Кама "Веста" үзәге белгечләре социаль хезмәттә торучы гражданнарга социаль консультацияләр һәм хезмәт күрсәтелүне дәвам итә. Алар дистанцион форматта - мобиль телефоннан һәм онлайн - трансляция ярдәмендә уза.
Белгечләр үзләренең социаль хезмәт алучыларына коронавирус пандемиясе вакытында куркынычсызлык чараларын үтәү кирәклеген, бу уңайсыз чорда үз-үзеңне изоляцияләүнең мөһимлеге турында искә төшерә. Тынычлык һәм сабырлык сакларга чакыралар. Шулай ук социаль-педагогик, социаль-хокукый һәм социаль-психологик мәсьәләләр буенча консультацияләр үткәрәләр. Үз кул астындагыларны бер-берсенә игътибарлырак булырга, үз янында яшәүче өлкәннәргә хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтергә чакыралар.