ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2020 ел
җомга

Балтач муниципаль районына 4 балалы гаиләләргә тапшырыла торган «Магнит» компаниясе азык-төлек пакетлары китерелде.

Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин да волонтер буларак, 4 кыз тәрбияләүче Саляховлар гаиләсенә азык-төлек комплектлары тапшырды. Районда барлыгы 47 гаиләгә шундый ярдәм күрсәтелде.

6 май көнне Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсхәт улы Нугаев Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар - Нөнәгәр авылыннан Гыйльметдин Хәбибуллин, Чепья авылыннан Гарифҗан Галиев, Борбаш авылыннан Нурҗиһан Хөснетдинова, Алан авылыннан Габделгани Нәҗипов, Салавычтан Мөхлис Хәбибуллин, Түбән Кенәдән Тәскирә Галимуллина, Таузар авылыннан Мөдәрис Зәкиев, Балтач ш.т. б. дан Мансур Хәсбиуллин һәм Гильван Гыйльмуллинны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлап Татарстан Республикасы Президенты   һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

2020 елның 8 нче маенда Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Фазлиева Л.Х. тәрбияләнүчеләр арасында җиңүнең 75 еллыгына багашланган, футбол буенча, иптәшләрчә матч уздырды.

Максат: Балаларның физик күнекмәләрен үстерү, уңай дустанә мөнәсәбәт һәм аралашу булдыру. Үз илеңә һәм аның үткәненә карата горурлык, мәхәббәт һәм патриотик хисләр тәрбияләү.

Катнашучылар: 14 тәрбияләнүче.

Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Хәтер һәм Дан елы кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары тарафыннан» «Бөек Җиңүгә багышлана!» дигән темага дистанцион рәвештә котлау акциясе оештырылды. Акцияның максаты: балигъ булмаган балаларның гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый сыйфатларын тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы елларындагы геройларны һәм каһарман вакыйгаларны хәтердә саклау.

«Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында, «Скандинавская ходьба» технологиясе буенча өлкәннәр өчен «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, социаль хезмәткәрләр белән социаль хезмәт күрсәтүче гражданнар скандинавия йөреше буенча «Җиңү май»үткәрделәр.

РФ да Хәтер һәм Дан елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова 5 яшьтән 13 яшькә кадәрле 12 балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «Без бөтен планетада тынычлык яклы!» дип аталган онлайн рәсем конкурсы оештырды. Максаты: балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм Россия тарихының бөек битләрен хәтердә саклау.

"Һәрвакыт булсын кояш! Түбән Каманың «Веста» үзәгенең «Әни+сабый» клубында 2020 елның 6 маенда узган аппликациягә багышланган иде. Максат: үстерү фантазии, формалаштыру сәләтен вырезать сурәтләре буенча контуру.

Коронавирусның төп билгеләренең берсе – тән температурасы күтәрелү.

Татарстанда бу атнадан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар старт алды.


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән Татарстанда "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" акциясе игълан ителде.   
Әлеге акция кысаларында
районыбызның 478 мохтаҗ кешесенә азык-төлек, ашамлыклар тутырган пакетлар белән ярдәм ителде. Автопоезддан азык-төлекне бушатырга район яшьләр бүлеге волонтерлары ярдәм итсә, билгеләнгән пунктка кадәр илтергә авыл җирлекләре җитәкчеләре, социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар булышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International