Зәй ветераннарына бүләкләр тапшырыла

2020 елның 8 мае, җомга

Татарстанда бу атнадан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар старт алды.

Ветераннарның күпчелеге өчен Җиңү Көне елның төп бәйрәме булып тора. Бөек бәйрәм геройлары өчен бәйрәм кәефе тудыру һәм Зәй муниципаль районының һәр ветеранына рәхмәт һәм хөрмәт белдерү өчен, район башлыгы урынбасарлары Валерий Акатьев, Елена Недошивина, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина бүген ветераннарга ТР Президенты, Зәй районы башлыгы, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов һәм хәйриячеләр бүләкләрен тапшырдылар. Алар ветераннарга Бөек Җиңүгә бәһасез өлеш керткәннәре һәм сугыш һәм сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовның изге теләкләрен җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International