Акциядә катнашучылар патриотизм хисе белән сугарылдылар һәм сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, дулкынландыргыч видео – котлаулар әзерләделәр, 9 Май бәйрәменә багышланган бик күп рәсемнәр ясадылар.
"Без гаилә белән акциядә катнаштык. Кызым горурланып Җиңү көненә багышланган шигырь ятлады. Үткәрелгән чарадан күңелле хатирә калды. Якыннарыбызның батырлыгын искә алып, онытмыйча, балаларыбызга горурлык һәм патриотизм хисе сеңдерәчәкбез!» - диде акцияда катнашучы балигъ булмаган баланың әнисе.
Акциягә йомгак ясалды һәм катнашучылар символик армия җыелмалары белән бүләкләнде.