2020 елның 8 нче маенда Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Фазлиева Л.Х. тәрбияләнүчеләр арасында җиңүнең 75 еллыгына багашланган, футбол буенча, иптәшләрчә матч уздырды.
Максат: Балаларның физик күнекмәләрен үстерү, уңай дустанә мөнәсәбәт һәм аралашу булдыру. Үз илеңә һәм аның үткәненә карата горурлык, мәхәббәт һәм патриотик хисләр тәрбияләү.
Катнашучылар: 14 тәрбияләнүче.
Бүген тәрбияче Фазлиева Л.Х. кызы тарафыннан тәрбияләнүчеләр арасында Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багашланган, футбол буенча, иптәшләрчә матч оештырылды. Кояшлы һәм бик тә матур көн иде, шунлыктан, футбол матчы уздырырга ниятләдек. Бу хәбәрне балалар зур кызыксыну белән кабул иттеләр, бик тә сөенделәр. Иң элек тәрбияче, тагын бер кат, уенның кагыйдәләре белән таныштырып үтте. Тәрбияләнүчеләр кыр буйлап йогерделәр, аяклары белән бер-берсенә туп кертергә мөмкинчелек бирделәр, ә инде гол керткәндә, шатлыкларының чиге юк иде.
Матч дустанә һәм иркен халәттә узды. Уен барышында балалар бик нык арсалар да, алар бик тә канәгать калдылар.