Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән Татарстанда "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" акциясе игълан ителде

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

    Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән Татарстанда "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" акциясе игълан ителде.   
Әлеге акция кысаларында
районыбызның 478 мохтаҗ кешесенә азык-төлек, ашамлыклар тутырган пакетлар белән ярдәм ителде. Автопоезддан азык-төлекне бушатырга район яшьләр бүлеге волонтерлары ярдәм итсә, билгеләнгән пунктка кадәр илтергә авыл җирлекләре җитәкчеләре, социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар булышты.

   Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин  беренчеләрдән булып  азык-төлек җыелмасын Кариле авылында яшәүче  Садиковлар  гаиләсенә   тапшырды. Ул шулай ук балигъ булмаган балалары булган Галиевлар, Хәйруллиннар (Норма авылы), Шәйхетдиновлар (Кили авылы) һәм Сәлаховлар (Балтач ш.т. б.) гаиләләренә дә азык-төлек пакетларын тапшырды. Ярдәм алучылар әлеге акциядә катнашкан һәркемгә: инициатор Рөстәм Миңнехановка, спонсорларга, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләренә, волонтерларга, авыл җирлекләре җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International