Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социальхезмәткәрләре “Георгиев тасма” акциясендә катнашалар, шуның белән алар ветераннарга ихтирам һәмсугышта һәлак булганнарга дан белдерәләр.
2020 елның 7 нче маенда Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Нуриева Л.Р. тәрбияләнүче балалар белән берлектә “Җинү чәчәге” дип аталган акция үткәрде.
2020 нче елның 7 нче маенда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова тарафыннан балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән реклама-мәгълүмати материаллар урнаштыру планын тормышка ашыру кысаларында «csontukay» инстаграмм аккаунтында «Йөрәк шакылдау» дигән видеоролик урнаштырылды. Видеоролик 91 төре арасыннан 3 хезмәт алучы бар иде.
Дөнья буйлап “корона” дигән афәт йөри. Бар халыкны дер калтыратып өйләргә бикләде, мәктәпләр, уку йортлары, эш урыннары бушап калды. Күркып калырга ярамый! Таҗлы афәтне ничек тә җиңәргә! Бердәм булырга! Бергә булырга!
Шушы максат белән Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының хезмәткәрләре, 2 атнага йортларын, гаиләләрен калдырып, балалар йортында тәрбияләнүчеләрне саклап калу хакына, эш урыннарында торып эшләргә килделәр.
27 апрельдән Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карантин-изоляциягә ябылды. 30 хезмәткәрнең 12се социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән бер айга интернат эчендә калды. Килеп туган хәл уңаеннан районның шәхси эшмәкәрләре хәйрия ярдәме күрсәттеләр: шәхси эшмәкәрләр - Карпов А. М. – яшелчә, Таһирова Г. С. – кондитер әйберләре, Черняева Т. А. – ярмалар, чәй, кондитер әйберләре, Арбузова Л. А.– ит, Гайнуллина Г. Г. – яшелчә, ит, җиләк-җимеш, Панфилова н.П. – яшелчәләр, ярмалар, юу чаралары, Гулькова Л. - юу чаралары, Сәетов Д. О. – кипкән җиләк – җимеш, кондитер әйберләре, Якупова з. Р. – косметик чаралар, Курмаев Ф. С. –ком, он, Даутов А. – ит, кондитер әйберләре, Башкарма комитет-кондитер әйберләре. Интернат хезмәткәрләре күрсәткән ярдәмнәре өчен барысына да зур рәхмәт белдерәләр.Рәхмәт йөзеннән хезмәткәрләр флешмоб ясадылар һәм "Instagram" социаль челтәрендә урнаштырдылар"
Заманча технологияләр ярдәмендә, үз-үзеңне изоляцияләү чорында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар туганнары һәм дуслары белән видеоэлемтә аша аралашалар.
«Георгий тасмасы» акциясенең идеясе 2005 елда туган, шуннан бирле 9 Май алдыннан тасманы бәйләү традициягә әверелде, ул миллионлаган кешеләрне берләштерде.
Бөек Җиңү алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау - ул безнең игътибарыбызның кечкенә өлеше һәм яу кырында ятып калган яки концлагерьларда катнашкан кешеләргә хөрмәт билгесе. Безнең шәһәрдә элеккеге концлагерь тоткыны Лаптева Валентина Леонидовна яши.
Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында. Пластилинография буенча шәхси шөгыль.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү зарурлыгына карамастан, волонтерлар, социаль хезмәт алучылар арасыннан, ветераннар һәм өлкәннәрне дә игътибарсыз калдыра алмады. Мамадыш муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ярдәме белән ветеранга ярдәм күрсәтү максатыннан « Ветеранга-бакчага» акциясе үткәрелде.