«Без бөтен планетада тынычлык яклы!». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 8 мае, җомга

РФ да Хәтер һәм Дан елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова 5 яшьтән 13 яшькә кадәрле 12 балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «Без бөтен планетада тынычлык яклы!» дип аталган онлайн рәсем конкурсы оештырды. Максаты: балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм Россия тарихының бөек битләрен хәтердә саклау.

Очрашу башында Zoom ярдәмендә социаль педагог балалар белән Бөек Ватан сугышы турында әңгәмә үткәрде: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы икәнен беләләрме икән, безнең ата-бабаларыбызның гитлерчылар белән ни өчен сугышканын, аларның туганнары арасында сугышта катнашучылар бармы, совет халкына Җиңүнең нинди бәясе белән бирелгәнлеген беләләрме икәнлеген сораштырды? Һәлак булган сугышчыларның җирдә тынычлык хакына, безнең бәхетле һәм имин тормышыбыз өчен гомерләрен бирүләре турында сөйләштеләр. Шуңа күрә без тынычлыкны бүген дә, иртәгә дә сакларга тиеш. Аннары педагог балаларга һәрвакыт кояш балкып торган, сугыш булмаган, бәхетле киләчәкләре булган балачакларын сүрәтләргә тәкъдим итте. Балалар ак кәгазьгә рәсемнәрен  ясадылар, һәркем үз хис-тойгыларын аеруча матур итеп күрсәтергә тырышты. Рәсемнәрдә кояш, чәчәкләр, күгәрченнәр һәм елмаюлы йөзләр барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International