6 май көнне Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсхәт улы Нугаев Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар - Нөнәгәр авылыннан Гыйльметдин Хәбибуллин, Чепья авылыннан Гарифҗан Галиев, Борбаш авылыннан Нурҗиһан Хөснетдинова, Алан авылыннан Габделгани Нәҗипов, Салавычтан Мөхлис Хәбибуллин, Түбән Кенәдән Тәскирә Галимуллина, Таузар авылыннан Мөдәрис Зәкиев, Балтач ш.т. б. дан Мансур Хәсбиуллин һәм Гильван Гыйльмуллинны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлап Татарстан Республикасы Президенты һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.