Изоляция режимы башыннан алып бүгенге көнгә кадәр Мамадыш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында учреждение территориясендә бакча эшләре дәвам итә.
Учреждение хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар клумбалар казып, чәчәкләр утырттылар, беседкаларны буядылар, агачлар агарттылар, теплицага помидор һәм борыч үсентеләре күчерделәр. Интернатта яшәүчеләр аларга бу эштә бик теләп булышалар. Чәчәкләргә, помидорларга су сибәләр, чүп үләннәре җыялар.
Интернатта яшәүчеләр өчен үзләренең файдалы һәм әһәмиятлелеген тою мөһим. Өстәвенә, хезмәт терапиясе гомуми халәтне, кан әйләнешен, нерв системасы эшен яхшырта, киеренкелекне һәм авырту төшерә, социаль хезмәт алучыларның тормыш тонусын арттыра.