2020 нче елның 13 нче маенда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Үсешкә юнәлдерелгән беренче ел гомеренең нәниләре белән уеннар» темасына “csontukay” инстаграм аккаунтында йөкле хатын-кызларга турыдан-туры эфир уздырды. Туры эфир булачак аналарны балаларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән иде. Турыдан-туры эфирны 45 кеше караган, шуларның 12 йөкле хатын-кыз.