Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» үзидарәле халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бик уңышлы гына “Гарденотерапия” технологиясе эшләп килә. Безнең үзәкнең социаль хезмәткәрләре үзләренең карау астындагы әби-бабайларга өйдә гөлләр, бакчаларында яшелчәләр үстерергәярдәм итәләр. Бу технология белән шөгыльләнү барышында, социаль хезмәталучылар тынычлыкны сизәләр, кошлар сайравын тыңлыйлар, төрлеүләннәр исләрен тоемлыйлар. Шулай итеп, “Гарденотерапия” технологиясе олы кешеләрнен кәефен күтәрә, күңелне дәвалый, рәхәтлек китерә, тирә-юньгә һәм тормышка кызыксыну арттыра.