Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Кайнар линия» эшен дәвам итә»

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

«Кайнар линия» телефонына Сарман муниципаль районы буенча медикаментлар һәм беренче чиратта кирәк-яраклар белән тәэмин итү буенча 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнардан шалтыратулар килүен дәвам итә. Эш дәверендә барлыгы 39 заявка килгән. «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, волонтерлар, авыл җирлекләре белгечләре кергән заявкаларны вакытында үтәү эшенә актив кушылалар. Заявкаларны үтәү белән беррәттән, «Кайнар линия» эше буенча белгечләр консультацияләр үткәрәләр һәм кирәк булганда клиентларның тулы мәгълүмат алу өчен компетентлы органнарга җибәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International