Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкәннәр белән өй шартларында яңа технологияләр куллану»

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен җайлаштырылган «Каләмнәр ярдәмендә  бармак гимнастикасы» технологиясен кулланалар.

   Шөгыльнең максаты: кулның вак моторикасын торгызу, кул чугын, кул хәрәкәтләрен координацияләү, гади каләм ярдәмендә бармакларның җитезлеген, акыл эшчәнлеген  активлаштыру.

   Белгәнебезчә, уч төбендә бик күп мөһим, биологик актив нокталар бар. Аларны массажлау - организмның эшен   җанландыра. Каләм ярдәмендә күнегүләр ясау әллә ни күп  чыгымнар, җиһазлар да  таләп итми, организмга  уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International