Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләр Мишаниналар һәм Гайнетдиноваларның хезмәт династиясен хөрмәтләделәр

2020 елның 15 мае, җомга
Халыкара гаилә көне кысаларында Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләр Мишанина һәм Гайнетдиновалар гаилә династиясен котладылар.
Ольга Мишанина социаль хезмәткәр булып 2010 елдан бирле эшли. Кызы Алена Гайнетдинова социаль хезмәткәр һөнәрендә 2019 елның мартыннан бирле эшли. Гомуми хезмәт стажы 11 елдан артык.
Социаль яклау бүлеге һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре исеменнән Мишаниналар - Гайнетдиноваларның хезмәт династиясен Питрәч муниципаль районы социаль яклау бүлеге начальнигы Р.Р. Сәхәбиева һәм үзәк директоры Э. И. Хәйруллина котладылар.
Тантаналы шартларда аларга Рәхмәт хаты, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International