Яңа Чишмә интернат-йортында беренче көннән үк кухня хезмәткәрләре тату команда булып эшли. Пешекче-Соловьева Наталья көн саен интернатта яшәүче картлар, инвалидлар һәм хезмәткәрләрне тәмле ризыклар белән сөендерә. Официант Наумова Марина вазифасына савыт-саба юу һәм ашханәне җыештыру керә. Ә завсклад Филипповская Любовь азык-төлекне исәпкә алу, дөрес саклау, кабул итү һәм бирү өчен җавап бирә. Моннан тыш, алар әле үзләренең чәчәк участокларында, теплицада һәм интернат территориясендә эшлиләр. Алар бик сәләтле һәм көчле рухлы кешеләр. Кирәксә чәч кисәләр, прическа ясыйлар, хәтта диварлар да буяп куялар. Хөрмәтле хезмәткәрләр, без сезнең белән горурланабыз!