Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан 2020 ел – хәтер һәм дан елы дип игълан ителде, шул исәптән Татарстан Республикасында “Ветеран белән ял көне” дигән социаль проект оештырды. Бу проект Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга социаль һәм медицина ярдәм күрсәтү аша яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән.Проектның төп идеясе – үз теләкләре буенча конкрет кеше яисә оешма артына һәр ветеран беркетелергә тиеш.
Шул уңайдан 15 нче май көнне 2020 елның Курсабаш авылыннан тыл ветераны Вәлиева Минсура Мөхәммәт кызын туган көне белән котладык. Ветеранны котладылар Л.Х. Фазлыева Югары Утар балалар йорты хезмәткәре, шулай ук балалар йорты профсоюзы рәисе һәм А. Р. Гыймадиев, авыл җирлеге башлыгы-Башкарма комитет җитәкчесе. Очрашу бик җылы атмосферада узды.