Һөнәри династияләрне хөрмәтләү

2020 елның 15 мае, җомга

Балтачның «Наз» үзәгендә күп еллар инде Нина һәм Павел Сидоровлар эшли. Социаль хезмәткәр Нина Тихоновна 17 ел үз карамагындагы кешеләргә ышанычлы ярдәмче булып тора. Ул белемле һәм җаваплы хезмәткәр. Социаль өлкәдә 14 ел хезмәт стажы булган Павел Пантелеймонович машина йөртүче булып эшли һәм «Өлкән буын» милли проектын тормышка ашыруны тәэмин итә. Әти - әнисе юлыннан Сидоровларның олы кызлары-Людмила да китә. Менә инде дүрт елдан артык ул, әнисе кебек үк, ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтә, һәркем белән уртак тел таба белә. Сидоровлар - тыйнак, хезмәт сөючән, җаваплы, ышанычлы кешеләр. Нәкъ менә шундый хезмәткәрләр безнең коллективның төп үзәге булып тора да инде.

Халыкара гаилә көне уңаеннан Сидоровлар гаиләсенә коллектив исеменнән чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International