Халыкара гаилә көне белән котлау

2020 елның 15 мае, җомга

Халыкара гаилә көне кысаларында 15 май көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучы гаилә парларын өйләренә барып котладылар. Бүлекчәдә 11 гаилә парына социаль хезмәт күрсәтелә.

Бу көнне үз-үзеңне изоляцияләү режимында үз гаиләсен саклап кала алган, бер-берсенә шатлык һәм елмаю бүләк иткән кешеләрне котлау аеруча мөһим.

Күп кенә социаль хезмәткәрләр намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен ишеттеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International