«Тукай картлар һәм инвалидлар йорты”нда 2018 елның 27 сентяберендә янгын куркынычсызлыгы буенча, Тукай районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган оешма хезмәткәрләре белән берлектә эвакуация үткәрелде. Эвакуация алдыннан хезмәткәрләр өчен янгын килеп чыккан очракта куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж булып узды.
Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Гарденотерапия»технологиясе буенча даими рәвештә дәресләр үткәрелә. Социаль хезмәтләр алучылар үсемлекләр карау һәм үстерүдән ләззәт алалар. Бу тынычландыра, психоэмоциональ торышны яхшыртырга мөмкинлек бирә. Биредә яшәүчеләр яшелчә үстерәләр, интернат-йорт территориясендә чәчәк түтәлләре, бүлмә гөлләре тәрбиялиләр.
Максат: эмоциональ хәлне яхшырту, хәвефсезлек кимү,истәлекне яхшырту.
Мамадыш муниципаль районындагы комплекслы социаль «Забота» үзәгенең гаилә һәм бабаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре 26 сентябь көнне “Мин яшәү өчен” программасы нигезендә “Тормыш мәъгнәсе” дип исемләнгән профилактик дәрес уткәрделәр.
2018 елның 27 сентябре
Өлкәннәр декадасы кысаларында Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Яңа Чишмә районы прокуроры Козлов С. Г. әлеге учреждениедә яшәүче гражданнарны шәхси кабул итте. Гомуми җыелыш вакытында ул хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар белән өлкән яшьтәге һәм инвалидларга нинди ташламалар каралган булуын аңлатты. Һәм Станислав Геннадьевич үзенең исеменнән өлкәннәр көне белән котлады, барлык яшәүчеләрне татлы ризыклар белән сыйлады. Халык мондый аралашуга һәм сыйларга бик шат иде.
Балтач районының “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә тактик өйрәнүләр уздырылды.
27 сентябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйф балалар йорты интернатында балаларның саләмәтлеген ныгыту максатыннан тәрбияче Гилемханова Алсу Ринатовна тренажёрда күнегүләр үткэрде.
Л. Н. Толстой тууына 190 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында “Веста” Үзәге социаль педагогы Елена Макарова Кама Аланының 46 нчы санлы балалар китапханәсенә тулы булмаган, аз керемле, күп балалы гаиләләрдәге 11 бала өчен «Яраткан геройлар белән балачак» темасына экскурсия оештырды. Максаты: Ватанның әдәби мирасына хөрмәт тәрбияләү.
«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Күңелле туп» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: реакция тизлеген үстерү, хәрәкәт итү гамәлләренең үзара ярашлыгын формалаштыру, игътибарлылык һәм коммуникатив күнекмәләрен үстерү.
27 сентябрь көнне Тукай муниципаль районының Князево урта мәктәбе базасында Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Төтеннең сере" мультипликацион фильмын күрсәттеләр