«Веста» Үзәге белгечләре «Чулман-Су» мәдәни үзәге һәм шәһәр тибындагы балалар думасы волонтерлары белән берлектә милли мәдәниятләр төбәкара фестивале кысаларында Кама Аланында 11 нче санлы социаль участокта «Россия - бердәм гаилә" чарасында катнашты. Чараның максаты-аларның гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән танышу аша Россия халыклары тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү. Әлеге чарага микрорайонда яшәүче 41 бала тәрбияләүче хатын-кыз чакырылган иде.
Балигъ булмаган балаларның дәрестән тыш мәшгульлеген оештыру эше кысаларында 4 нче социаль участокта "Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Римма Борисова «Күңелле компания» театр коллективы белән берлектә 48 бала һәм аларның ата-аналары өчен «Урман әкияте» спектаклен карауны оештырды.
"Компьютер классы» юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Лилия Курбатова социаль хезмәт алучылар арасында «Әзер шаблоннардан файдаланып презентация ясау, иллюстратив материал сайлау, слайд текстын булдыру» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: Microsoft Office PowerPoint программасында эшләү күнекмәләрен камилләштерү, презентация булдыру буенча белемнәрне һәм күнекмәләрен ныгыту.
27 нче сентябрь 2018 нче ел, пәнжешәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучылар өчен оригами техникасы белән күргәзмә оештырды.
Чараның максаты: декоратив-гамәли иҗат ярдәмендә үз-үзеңне күрсәтү, үз халкыңның мәдәниятенә карата кызыксыну уяту.
Күргәзмәдә “Изгелек” тә социаль хезмәт алучы Чернов Вадим кәгазьдән оригами техникасы белән үзе ясаган бик күп төрле аккошлар һәм күләмле итеп ясаган “Чиркәү “ тәкъдим итте. Күргәзмәдә катнашучылар ясалган әйберләрнең матурлыгына бик сокландылар, авторның түземлелеге, тирән хисле булуы, пөхтәлеге барысын да гаҗәпләндерде. Аннан бу техникага кайдан өйрәнүе турында сорадылар. Ә Вадим бу техниканы нәкъ шушы “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә үзләштерүе турында сөйләде. Ул үзенең беренче ясаган әйберләрен шушында эшләүчеләргә бүләк иткәнен, ә аннары үз туганнары, дуслары өчен ясаганын әйтте.
Алкогольнең кеше тормышына зыяны.
26 сентябрь 2018 ел, пәнҗешәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә танып белү уены “Могҗизалар кыры” үтте.
Федоровка интернат-йорты Казан шәһәрендә үткәрелгән “Актив озынгомерлелек” күргәзмәсендә катнашты. Күргәзмәнең максаты – бөек рус язучысы Лев Толстой иҗатына багышланган шигырь укучылар бәйгесе оештыру иде.
Мәрхәмәтлелек үзәгенең социаль – тернәкләндерү бүлегендә өлкәннәрнең көннәре кызыклы һәм файдалы үтә. Ял итүчеләрнең теләкләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып төзелгән программа өлкәннәргә файдалы һәм нәтиҗәле ял итү өчен бөтен мөмкинлекләрне дә тудыра.
25 сентябрь көнне “Шәфкатъ” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлек мөдире Гөлназ Хафизова Ритек “Лукойл”ның IX нчы социаль һәм культура проектлар конкурсында катнашып, “Молодежные инициативы” номинациясында “Ни одного дня без доброго дела” проекты белән Дипломга лаек булды.
27 сентябрь көнне Тукай муниципаль районының Князево урта мәктәбе базасында Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү