«Тукай картлар һәм инвалидлар йорты”нда 2018 елның 27 сентяберендә янгын куркынычсызлыгы буенча, Тукай районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган оешма хезмәткәрләре белән берлектә эвакуация үткәрелде. Эвакуация алдыннан хезмәткәрләр өчен янгын килеп чыккан очракта куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж булып узды.