«Күңелле туп» дигән төркемле дәрес "Веста" Үзәге

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

 «Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Күңелле туп» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: реакция тизлеген үстерү, хәрәкәт итү гамәлләренең үзара ярашлыгын формалаштыру, игътибарлылык һәм коммуникатив күнекмәләрен үстерү.

Башта белгеч катнашучыларны ике командага бүлде, балалар бер-берсенә капма-каршы бастылар. Төркемнәргә туп биреп командаларның капитаннарын сайларга тәкъдим ителде. Белгеч командаларга бүген дәресләрдә нәрсә эшләячәген аңлатты. Ярыш барышында ике команда капитаннары да тупларны беренче вәкилләренә бирде, алар үз чиратында тупны тотып аны кире кайтарды, үзләре эскәмиягә утырды. Уен кайсы да булса бер төркем ярышта җиңгәнгә кадәр дәвам итте.

Гомумән алганда, дәрес күңелле атмосферада узды, балалар коллективта дус һәм бердәм эш күрсәттеләр.  Чараның уен һәм төркемле характеры кызыксыну уятты һәм бик күп уңай эмоцияләр тудырды.  Дәрестә катнашучылар бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International