Яңа Чишмә картлар йортында юрист киңәшләре

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

 

2018 елның 27 сентябре

       Өлкәннәр декадасы кысаларында Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Яңа Чишмә районы прокуроры Козлов С. Г. әлеге учреждениедә яшәүче гражданнарны шәхси кабул итте.  Гомуми җыелыш вакытында ул хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар белән өлкән яшьтәге һәм инвалидларга нинди ташламалар каралган булуын аңлатты. Һәм Станислав Геннадьевич үзенең исеменнән өлкәннәр көне белән котлады, барлык яшәүчеләрне татлы ризыклар белән сыйлады. Халык мондый аралашуга һәм сыйларга бик шат иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International