Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Гарденотерапия»технологиясе буенча даими рәвештә дәресләр үткәрелә. Социаль хезмәтләр алучылар үсемлекләр карау һәм үстерүдән ләззәт алалар. Бу тынычландыра, психоэмоциональ торышны яхшыртырга мөмкинлек бирә. Биредә яшәүчеләр яшелчә үстерәләр, интернат-йорт территориясендә чәчәк түтәлләре, бүлмә гөлләре тәрбиялиләр.
Максат: эмоциональ хәлне яхшырту, хәвефсезлек кимү,истәлекне яхшырту.