Югары- Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында « Сәламәтлек көне » дигән шөгыль үткәрелде.

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Шөгыль тәрбияче Гыйлемханова Алсуның тренажёрда шөгыльләнгән вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату һәм тренажёр төрләре белән таныштырудан башланды. Балалар йортында урнашкан ЛФК бүлмәсе балалар күңеленә хуш килде. Балалар узләре теләгән тренажёрларда шөгыльләнделәр. Соңыннан тәрбияче белән бергә истәлек фотосына төштеләр . Бу чара балалар күңелендә онытылмаслык мизгелләр булып истә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International