Л. Н. Толстой тууына 190 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында “Веста” Үзәге социаль педагогы Елена Макарова Кама Аланының 46 нчы санлы балалар китапханәсенә тулы булмаган, аз керемле, күп балалы гаиләләрдәге 11 бала өчен «Яраткан геройлар белән балачак» темасына экскурсия оештырды. Максаты: Ватанның әдәби мирасына хөрмәт тәрбияләү.
Экскурсия барышында китапханә хезмәткәрләре балаларны бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Укучылар алар өчен әзерләнгән слайдлар карадылар, үзләренең яраткан хикәяләреннән өзекләр укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Әлеге чараның атмосферасы, Лев Николаевич әсәрләре кебек үк, бер-береңә игелек һәм хөрмәт белән сугарылган иде.
Ахырдан малайлар һәм кызлар Л. Н. Толстой үзенең иҗади тормышында «кечкенә халык» өчен бик күп язган дип нәтиҗә ясадылар. Аның берничә йөз әсәре, ә бу-хикәяләр, әкиятләр һәм классик мәсәлләр, табигать белән килешеп яшәргә, аңа сакчыл карарга, бер-береңне яратырга һәм беркайчан да әрләшмәскә өйрәтәләр.