ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2018 нче елда» ЛУКОЙЛ «ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы»нда “Мәдәният һәм рухият” номинациясендә җиңүче булган “Балачак” әкият иле” проектын гамәлгә ашыру эше кысаларында «Веста» Үзәгендә мультфильмнар булдыру буенча анимацион тернәкләндерү студиясе эшли. Хәзерге вакытта проектта катнашучылар (10-14 яшьлек балигъ булмаган балалар һәм волонтерлар) Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте мотивлары буенча мультфильм төшерү өчен декорацияләр һәм әлеге әкиятнең геройларын ясау белән шөгыльләнәләр.

Менделеев муниципаль районында "Ленинград шәһәрен блокададан азат итүнең 75 еллыгы" алдыннан "Өмет яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекснлы үзәгенең социаль хезмәткәрләре Тихоново авыл китапханәсе белән өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен «27 гыйнвар хәрби дан көне» дигән тематик әңгәмә уздырдылар.

2019 елның егерме дүртенче гыйнварында Кукмара муниципаль районының «Тылсым»халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль педагог Загидуллина А. И. тарафыннан балалар өчен"1944 елның 27 гыйнвары-Ленинград блокадасын төшерү "дигән фильм курсәтү оештырылды. Әлеге фильм ярдәмендә балалар Ленинградта һәм Совет Армиясендә яшәүчеләрнең батырлыгы турында тагын да күбрәк белә алдылар.

2019 елның 24 нче гыйнварында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Хузина Алисә Нәкыйп кызы җитәкчелегендә «Җитезрәк, күңеллерәк» дигән исем астында чаңгыда йөрү оештырылды.

Физик күнегүләр белән сәламәләндерү буенча инструктор Такарлыкова Е.И. инсульттан соң хәрәкәт эшчәнлеге бозылган пациентлар белән махсус  җиһазландырылган тренажерда күнегүләр үткәрә.

    23 январь 2019 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында антитеррор куркынычсызлыгы турында укулар үтәчәк.

2019 елның 24 гыйнварында  Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы базасында районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм аларның караучысыз калуларын кисәтү буенча эш алып баручы органнарның 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Шулай ук, ведомствоара исәптә торучы гаилә һәм балалар белән профилактик эш алып бару темасы да кузгатылды. “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгегенең директор вазыйфаларын башкаручы Сәләхиева З. З. “Яшүсмерләрдә интернет бәйлелек” темасына чыгыш ясады. Утырыш барышында Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәсәнова Ф. Ф. һәм балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Мөхәммәтҗанова И. И. техникумның профилактика органнары белән бәйләнешен ассызыклап үттеләр.

2019 елның 24 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә  юл йөрү кагыйдәләре буенча “Кагыйдәләрне истә тот” дигән шөгыль булып узды.

24 нче гыйнвар, 2019 нчы ел, пәнҗешәмбе.

      “Изгелек”  инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә табиб Галина Дильмухаметова «Төрле авырулар вакытында дару препаратларын куллану  кагыйдәләре» дигән темага лекция үткәрде.

   «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар   интернат-йорты»нда Үзәк китапханә хезмәткәрләре  әзерләгән" Блокадалы 900 көн» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International