Менделеев муниципаль районында "Ленинград шәһәрен блокададан азат итүнең 75 еллыгы" алдыннан "Өмет яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекснлы үзәгенең социаль хезмәткәрләре Тихоново авыл китапханәсе белән өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен «27 гыйнвар хәрби дан көне» дигән тематик әңгәмә уздырдылар.
Чараның максаты-Ленинград блокадасында катнашучыларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы турында искә төшерү.
Бурычлар – илебезнең тарихи үткәненә карата кызыксыну формалаштыру, халыкның героик үткәнен искә төшерү, Ватанны саклаучылар өчен горурлык хисләре формалаштыруга ярдәм итү.
Социаль хезмәткәрләр китапханә хезмәткәрләре белән әлеге чорның тарихи турында, Ленинград блокадасына багышланган 13 сирәк һәйкәле барлыгы турында тематик презентация әзерләгәннәр. Чараны оештыручылар китаплардан кайбер өзекләр укыдылар һәм шул авыр вакытның фоторәсемнәре белән таныштырдылар.
Катнашучылар әлеге чараны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм әзерләнгән материалларны карадылар, алар оештыручыларга зур һәм эчтәлекле чара өчен рәхмәт белдерделәр.