Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында «Җитезрәк, күңеллерәк» дигән исем астында чаңгыда йөрү.

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елның 24 нче гыйнварында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Хузина Алисә Нәкыйп кызы җитәкчелегендә «Җитезрәк, күңеллерәк» дигән исем астында чаңгыда йөрү оештырылды.

Максаты:

  • сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру;
  • балаларга кышкы пейзажның матурлыгын күрү һәм тою мөмкинлеген бирү;
  • җитезлек, тизлек, чыдамлык кебек сыйфатларны үстерү;

Кышын безнең организмга җәй көнендәге кебек үк актив хәрәкәт итәргә кирәк.  

Ачык салкын һавада даими йөрү энергия белән тәэмин итә, көч бирә, сәламәтлекне ныгыта һәм эшкә сәләтлелекне арттыра. Кышкы вакытта актив ял итүнең иң кулай һәм файдалы төрләренең берсе - чаңгы шуу. Чаңгыда йөрү - иммунитет дәрәҗәсен күтәрә, физик сәламәтлекне ныгыту өчен менә дигән ысул. Даими салкын тиюдән арынырга, организмны чыныктырырга, чыдамрак булырга мөмкин.

Шулай итеп, без сәяхәт вакытында, организмга чаңгыда  йөрүнең нинди файда китерә алуын белдек. Файдасы аз түгел: сәламәтлекне ныгыта, чыдамлыкны, көчне үстерә, сулыш системасын ныгыта, депрессиядән, борчылудан котылырга, нервларны тәртипкә китерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International