2019 елның 27 гыйнварында Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынчаазатитүгә 75 ел тула.
Санкт-Петербург Хөкүмәтенең 2018 елның 10 октябрендәге 799 номерлыкарарыбелән " Ленинградныфашистларблокадасыннантулысынчаазатитүгә 75 ел тулухөрмәтенә» истәлекбилгесегамәлгәкуелды.
2019 елның 22 гыйнварындаСубашавылындаяшәүчеБөекВатансугышы инвалиды Егоров Иван Иванович әлегеистәлеклебилгебеләнбүләкләнде.
БүләкнетапшыргандаТеләче районы Башкарма комитеты җитәкчесенеңсоциальмәсьәләләрбуенчаурынбасарыАзатНурмөхәммәтовветерангабатырлыкөченрәхмәтбелдерде, сәламәтлекһәмиминлектеләде.
«Гнездышко» приютында Аркадий Гайдарның 115 еллыгына багышланган чара узды.
2019 елның 22 гыйварында “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан, “Минем йортым-минем ныгытма” программасы кысаларында “Кукмормакс” кинотетрына егерме алты балигь булмаган балалар өчен мультфильм күрсәтү оештырылды.
Мультфильм ахырында балалар үзләренең тәэсирләре белән бүлештеләр. Никадәр шатлык һәм бәхет күрергә була иде аларның күзләрендә. Чыннан да балаларга шатлык бирә торган мондый хәйрия акциялэре бик кирәк.
Папье-маше вак кул моторикасын үстерә, шуңа күрә аны теләсә кайсы балалар учреждениесенә шөгыльләнү өчен тәкъдим итәргә була. Папье-маше белән шөгыльләнгәндә, бала киләчәктә кирәкле яңа инструментлар белән эшләү ысулларын үзләштерә, шулай ук сәнгать эшчәнлегенең төрләренә – рәсем ясау, аппликация, модельләштерү һәм башка күнекмәләргә өйрәнә.
23 нче гыйнвар көнне мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен Бөгелмә «Возрождение» реабилитация үзәгендә Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан «Кара канда басып торган " дигән әдәби-тарихи сәгать уздырылды.
2019 елның 23 нче гыйнварында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Сафина Р.Р. җитәкчелегендә
«Катя исемле курчакта кунакта» дигән, балаларга чираттагы уенны тэкъдим итте.
2019 елның 19 гыйнварында интернат хезмәткәре Төхтарова Р. Х. үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Мактау грамотасы белән котларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин М. М. килгән иде. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер, күңел көрлеге, туганнарының мәхәббәт һәм кайгыртуы, бетмәс-төкәнмәс энергия, оптимизм һәм яшәргә теләк теләде!
Юбиляр хөрмәтенә бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Тухтарова Р. Х. бик теләп котлауларны һәм бүләкләрне кабул итте.
2019 елның 23 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Сәламәт булу яхшы һәм заманча” дип исемләнгән чара үтте.
Безнең бик кызу темплы заманда кызыклы, рухи һәм иҗади сәләтле кешеләр белән танышу һәм аралашу – бер йотым саф һава сулауга тиң. Шундый кешеләрнең берсе - шагыйрә Марина Архангельская социаль-тернәкләндерү бүлегендә кунакта булды. 1997 елдан Үзәк китапханә каршындагы "Ступени" әдәби берләшмәсе әгъзасы булып тора. 2000 елда үз көче белән җыр текстлары һәм аларга язылган музыка кергән "Язмыш мине дөньяга килгәч тапты..." сайланма шигырьләр җыентыгын чыгарды.
Шагыйрә музыка фонында үз шигырьләрен укыды, алар беркемне дә битараф калдырмады. Илһамны Марина Викторовна үз кичерешләреннән ала. Очрашу дәвамында автор катнашучылар белән иркен диалог алып барды.
Бүлекчәдә хезмәт алучылар эмоциональ бушану алдылар, шәһәребездә яшәүче кызыклы кеше белән таныштылар.