“Астра” тернәкләндерү үзәгендә юл йөрү кагыйдәләре буенча “Кагыйдәләрне истә тот” дигән шөгыль булып узды

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елның 24 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә  юл йөрү кагыйдәләре буенча “Кагыйдәләрне истә тот” дигән шөгыль булып узды. Шөгыльнең максаты булып юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм ныгыту торды. Игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерү. Шөгыль «Смешарики», «Азбука безопасности»  дигән мультфильм карау белән башланып китте. Икенче өлештә юл йөрү кагыйдәләренә караган пазл җыйдылар, табышмаклар чиштеләр. Шулай ук әти – әниләр дә актив катнаштылар. Шөгыль азагында балалар, сәламәтлекне саклау үзебезнең кулларда дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International