Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында өстәл уеннары.

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Өстәл уеннары инде күптәннән бөтен дөнцьяда мәхәббәт яулады. Дуслар арасында күңелле вакыт уздыруның иң яхшы ысулы булып өстәл уеннары тора. Компьютер күңел ачуларының киң таралуына карамастан, классик өстәл уеннары: шашка, шахмат, лото, домино популяр булып кала.

Бүген  Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында өстәл уеннары яратучылар беренче этаждагы холлга җыелдылар. Өстәл уеннары яратучыларның мондый очрашулары үзара тәҗрибә уртаклашу һәм вакытны файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге бирә. Бу уеннарның кагыйдәләре шактый гади, әмма логик тирәнлеге ләззәт китерә. Шуңа күрә шулай вакыт уздыру безнең коллективта бүгенге көндә дә актуаль булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International