“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Төрле авырулар вакытында дару препаратларын куллану кагыйдәләре» дигән темага лекция

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

24 нче гыйнвар, 2019 нчы ел, пәнҗешәмбе.

      “Изгелек”  инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә табиб Галина Дильмухаметова «Төрле авырулар вакытында дару препаратларын куллану  кагыйдәләре» дигән темага лекция үткәрде.

    Чараның максаты социаль хезмәт алучыларны дару препаратларын куллануның төп кагыйдәләре белән таныштыру.

    Лекция барышында социаль хезмәт алучылар кан басымы, атеросклероз һәм ИБС, ашказаны-эчәк тракты, шикәр авыруы, калкансыман биз авырулары вакытында дарулар кабул итү кагыйдәләре белән таныштылар. Шулай ук табиб нинди дару препаратларын бергә кулланырга яраганын, ә кайсыларының ярамаганын  искә төшерде.

    Лекция ахырында социаль хезмәт алучылар башка препаратларны кабул итү кагыйдәләре буенча сораулар бирделәр. Тулы җавап һәм канәгатьлек алдылар. Мондый әңгәмәләрне ешрак үткәрергә теләк белдерделәр.

    Чарада 27 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International