Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында күпфункцияле ДОН комплексында шөгыльләнәләр

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

    Физик күнегүләр белән сәламәләндерү буенча инструктор Такарлыкова Е.И. инсульттан соң хәрәкәт эшчәнлеге бозылган пациентлар белән махсус  җиһазландырылган тренажерда күнегүләр үткәрә.

   Күнегүләр индивидуаль рәвештә алып барыла. Бу комплекс көнкүреш өчен кирәкле күнекмәләрне, кул чуклары хәрәкәтләрен яхшырта. Шулай ук логик һәм абстракт фикерләүләрен үстерә.

      Шөгыльләнүчеләрнең сүзләре буенча, бу күнегүләр буыннарның сыгылмалылыгын, хәрәкәтен яхшырта, танып-белү эшчәнлеген үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International