ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2019 ел
җомга

2019 елның 31 гыйнварында Яңа Чишмә авылында узган «Ел хатын – кызы» республика конкурсының зона этабында «Минем һөнәрем-минем горурлыгым» номинациясендә Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» «Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең» өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Хәбибуллина Лилия Зәки кызы чыгыш ясады. Конкурста аның 4 ел караган әбисе Забарова Светлана Зәки кызы да барды. Ул рәхмәт йөзеннән Лилия хөрмәтенә матур итеп шигырь иҗат иткән һәм сәхнәдә укыды. Лилия Зәки кызы 20 елга якын ялгыз әби бабайларны карый. Аның карамагында алты социаль хезмәт алучы бар. Алар барысы да Лилияне  мактап сөйли. Лилия Яңа Чишмәдән яхшы кәеф, истәлекле бүләк һәм грамота белән кайтты.

          2018 елның 30 гыйнварында ЮгарыКибәхуҗа авылында урнашкан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече гаиләләрнең социаль имин булмаган дәрәҗәсен киметү һәм халыкның иң кискен һәм социаль әһәмиятле проблемаларын хәл итү максатыннан чираттагы консультатив көн үткәрде. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү хокукына бәйле мәсьәләләр, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шартлары, социаль ярдәм күрсәтү чараларын алу тәртибе турында мәгълүмат бирде. Шулай ук участок социаль хезмәте белгече мөмкинлекләре  чикләнгән балалар һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә булды. Бу гаиләләргә социаль проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтелде. Халыкка өстәмә рәвештә буклетлар һәм мәгълүмати материаллар бирелде.

2019 елның 1 нче февралендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. балалар белән “Лабиринтлар”  дидактик уенын үткәрде.

2019 елның 1 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә инвалид балалар өчен “Без малайлар, без кызлар” дигән чара үткәрелде.

1 февральдә Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениесе базасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр коллективларының еллык хисап җыелышы булып узды.

1 нче февраль 2019 нчы ел, җомга

      Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  Су-Дҗок терапия белгече  Лидия Шумская социаль хезмәт алучылар өчен  Су-Джок терапия  буенча гамәли шөгыль үткәрде.

31 январь көнне Азнакай шәһәре халыкка социаль ярдәм курсәтү үзәгендә төрле авырулар нәтиҗәсндә үз-үзләрен карый алмаучыларны тәрбияләү технологиясе буенча күнегүләр үткәрелде. Чарага авыруларның туганнары, социаль хезмәткәрләр чакырылды. Реабилитация булеге табибы Сайфутдинова Д.А. эчтәлекле мәгълүмәт бирде, катнашучылар күп сорауларга җавап алдылар.

«Татарстан – минем горурлыгым» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Фәрдиева 2 нче санлы участокта социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 8-12 яшьлек 19 бала өчен «Минем гаиләм» дигән төркемле дәрес үткәрде.

Бүген Вахитов районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече – Сомова Рәзинә Рәүф кызы «сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналарны һөнәри яктан яңадан әзерләү мөмкинлекләре» темасы белән ачылды. Очрашу «Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә хезмәттәшлек кысаларында узды. Ата-аналарны мәшгульлек үзәгенең заманча тәкъдимнәре белән таныштырдылар. Әлеге темадан тыш, әңгәмә барышында 14 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәк яшүсмерләргә бушлай һөнәри белем бирү мөмкинлекләре турында да сүз барды.

2019 елның 1 февралендә «Гнездышко» приютында мавыктыргыч кичә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International