2019 елның 1 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә инвалид балалар өчен “Без малайлар, без кызлар” дигән чара үткәрелде. Чараның максаты булып кызлар һәм малайлар арасында “дуслык” төшенчәсен формалаштыру, коммуникатив күнекмәләр үстерү торды.
Чара барышында балалар «Ассоциация», «Магнит» дигән уеннар уйнадылар. Уен кешенең яхшы яклары, характерын әйтүгә корылган иде. Шулай ук балалар “ир – ат сыйфатлары”, “хатын – кыз сыйфатлары” дигән төшенчәне ачыкладылар.
Чара ахырында “Ничек яхшы булырга” дигән тематик белешмәлек ясалды.