2018 елның 30 гыйнварында ЮгарыКибәхуҗа авылында урнашкан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече гаиләләрнең социаль имин булмаган дәрәҗәсен киметү һәм халыкның иң кискен һәм социаль әһәмиятле проблемаларын хәл итү максатыннан чираттагы консультатив көн үткәрде. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү хокукына бәйле мәсьәләләр, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шартлары, социаль ярдәм күрсәтү чараларын алу тәртибе турында мәгълүмат бирде. Шулай ук участок социаль хезмәте белгече мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә булды. Бу гаиләләргә социаль проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтелде. Халыкка өстәмә рәвештә буклетлар һәм мәгълүмати материаллар бирелде.