Ел хатын – кызы, Чирмешән КЦСОН "Доброе сердце"

2019 елның 1 феврале, җомга

2019 елның 31 гыйнварында Яңа Чишмә авылында узган «Ел хатын – кызы» республика конкурсының зона этабында «Минем һөнәрем-минем горурлыгым» номинациясендә Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» «Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең» өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Хәбибуллина Лилия Зәки кызы чыгыш ясады. Конкурста аның 4 ел караган әбисе Забарова Светлана Зәки кызы да барды. Ул рәхмәт йөзеннән Лилия хөрмәтенә матур итеп шигырь иҗат иткән һәм сәхнәдә укыды. Лилия Зәки кызы 20 елга якын ялгыз әби бабайларны карый. Аның карамагында алты социаль хезмәт алучы бар. Алар барысы да Лилияне  мактап сөйли. Лилия Яңа Чишмәдән яхшы кәеф, истәлекле бүләк һәм грамота белән кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International