Зәйдә социаль учреждениеләрнең 2018 елгы эшенә йомгак ясалды

2019 елның 1 феврале, җомга

         1 февральдә Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениесе базасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр коллективларының еллык хисап җыелышы булып узды.

         Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Хуҗина Эльмира Габделхак кызы бүлекнең 2018 елдагы эш нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады һәм 2019 елга куелган бурычлар турында сөйләде.

         Шулай ук  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы “Радость” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Симонова Людмила Дмитрий кызы һәм “Шатлык” социаль ярдәм үзәге директоры хисап тоттылар.

         ТР Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Хафизов Илнар Фәнил улы коллегиягә йомгак ясау барышында социаль учреждениеләрнең эшен югары бәяләде, учреждениеләр администрациясенә һәм аларның хезмәткәрләренә армый-талмый эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International