«Татарстан – минем горурлыгым» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Фәрдиева 2 нче санлы участокта социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 8-12 яшьлек 19 бала өчен «Минем гаиләм» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларның гаилә кыйммәтләре, туган якка мәхәббәт турындагы күзаллауларын тирәнәйтү.
Дәрес башында балаларга «Минем гаиләм» дигән анимацион фильм карау тәкъдим ителде, аның турында фикер алышынды. Белгеч белән бергә балалар «Гаилә» сүзе нәрсә дигәнне аңлата, ни өчен йортлар борынгы әйберләрне сакларга тырышалар һәм буыннан буынга тапшырылалар, ни өчен кешеләр, озак күрешмәгән очракта, үзләре белән туганнарының һәм якыннарының фотосурәтләрен алалар икәне турында фикер алыштылар, аннары дәрестә катнашучыларга үзләренең гаиләләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләргә тәкъдим ителде. Дәрес ахырында белгеч элек-электән һәр гаиләнең үз гаилә гербы булуы турында сөйләде. Анда гаилә тарихының мөһим мизгелләре, аның традицияләре һәм кыйммәтләре сурәтләнгән була, һәм ул, үз чиартында, балаларга үз гаилә гербы образын булдырырга тәкъдим итте.