ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2019 ел
җомга

             8 нче  февраль 2019 нчы ел, җомга

       «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова «Күңелле стартлар!»  дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

2019 елнын 4 нче февралендә Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен социаль-тернәкләндерү булегендә ял итүче композитор, автор – башкаручы Фәсхиев Яхъя Фәсхиевичнын иҗат кичәсе узды.

2019 елның 8 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре “Кыш көне куркынычсызлык кагыйдәләре “ дигән темага әңгәмә уздырдылар.

Аксубай Муниципаль районының “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приюты” тәрбияләнүчесе, “Аксубай районы 2нче номерлы урта белем бирү мәктәбе” укучысы Алсу Р. мәктәп укучылары арасында тарих һәм экономика буенча үткәрелгән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этапбында призёр дәрәҗәсендәге диплом яулады.

«Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтүне һәм көч кулланудан, рәхимсез мөгамәләдән зыян күргән балаларны тернәкләндерүне иң яхшы оештыруга корылган социаль программалар конкурсында катнаштылар.

Менделеев муниципаль районында "Өмет яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекснлы үзәгенең социаль хезмәткәрләре белән өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше» темасына әңгәмә-фикер алышу уздырдылар .

6 февраль көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында музыкаль марафон циклыннан яшь артистларның чираттагы “Чын йөрәктән” хәйрия концерты булып узды.


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019нчы елның 6нчы февралендә Мамадыш муниципаль районының “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар белән “Кар десанты” акциясе оештырылды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында дартс уены буенча спорт ярышы оештырылды

«Тылсымчы Кыш " күргәзмәсе

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә МАУДО 6нчы номерлы балалар «ДА-ДА» сәнгать мәктәбе  укучыларының «Тылсымчы Кыш» исемле  рәсем күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең максаты - дусларча атмосфера тудыру, шулай ук балаларның танып-белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү. Стендта куелган эшләр үзләренең оригинальлеге белән шаккаттырдылар, рәсемнәр матур буяулар белән ясалган, шуңа  күрә күргәзмә беркемне дә битараф калдырмады. Балалар  соңыннан үзләре дә матур кышкы пейзажлар ясадылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International