Менделеев муниципаль районында "Өмет яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекснлы үзәгенең социаль хезмәткәрләре белән өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше» темасына әңгәмә-фикер алышу уздырдылар .
Камай авылының социаль хезмәткәрләре Туган як тарихы, татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше турында кызыклы материаллар әзерләгәннәр. Алар өлкән яшьтәге гражданнар белән бергә татар автономиясенең барлыкка килү тарихын, Татарстан Республикасы барлыкка килү этапларын искә алдылар.
Өлкән яшьтәге гражданнарны танып-белүгә җәлеп итеп, социаль хезмәткәрләр алар өчен вакытны кызыклырак үткәрергә, аралашу даирәсен киңәйтергә мөмкинлек ача.