Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дартс уены буенча ярышлар узды

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында дартс уены буенча спорт ярышы оештырылды. Ярышларның төп максаты-уеннарны популярлаштыру һәм интернатта яшәүчеләрне физик культура белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү. Уен катнашучыларда хәрәкәтне, бәрүнең төгәллеген җайга салырга ярдәм итә. Билгеле бер дәрәҗәдә уен хәрәкәтчән, организмга мускулларын үстерергә этәргеч булып тора.

Бүген интернат-йортта яшәүчеләр “Раунд” уенын уйнадылар. Аның төп максаты - тәртип буенча бишкә кадәр саннарга бәрү. Катнашучылар бер-берсен өйрәттеләр, яңа уенчыларга бәрүнең дөрес техникасын күрсәттеләр.

Бу катлаулы бурычны беренче булып Николаев Николай Самуил улы үти алды. Нәкъ менә ул әлеге турнирда җиңүче булды.

Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International