6 февраль көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында музыкаль марафон циклыннан яшь артистларның чираттагы “Чын йөрәктән” хәйрия концерты булып узды.
Бу юлы игелекле миссия белән интернатта якташыбыз, танылган эстрада артисты Алмаз Мирзаянов булып китте. Аның белән бергә скрипкәче Динә Закирова, танылган җырчы Зөлфирә Шәйдуллина, баянчы Илфир Искәндәров чыгыш ясадылар.
Концерт программасына артистлар бик җитди караганнар – җырлар, шигырьләр белән зур концерт программасы әзерләп килгәннәр. Интернат-йортта яшәүчеләр аларны түземсезлек белән көтеп, бик җылы каршы алдылар. Өлкәннәребез үзләренең таныш җырларына рәхәтләнеп кушылып җырлап утырдылар. Хушлашканда артистларны әби-бабайлар ихлас рәхмәт сүзләре, матур, җылы теләкләр белән озаттылар. Тагы килүләрен үтенделәр.